Перейти к содержимому

Пост канала

Татарстан китап нәшрияты📚Татарское книжное издательство
  1. фото

    Китап кибетләребездә танылган журналист Радик Сабиров истәлегенә багышланган «Язмыш» китабы сатуга чыкты. Исән чагында Радик Сабиров әлеге китапны яза башлаган булган, бүген исә «Шәһри Казан» редакциясе журналистлары аны тәмамлауга ирешкән. Бу хакта безгә «Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков белдерде. «Шәһри Казан» журналисты Рәсимә Галиева: “Эш бик кызу алып барылды, әмма автор текстларына карата сакчыл карадык”, - диде. Рәсимә авторның күп кенә язмаларында гомернең тиз узуы һәм тормыш-яшәешнең кыйммәте хакындагы уйланулары барлыгын билгеләп үтте. Нәкъ менә шуңа күрә китапта һәр мәкалә алдыннан укучыга материалны ачыграк аңлау өчен цитаталар китерелә. Җыентыкның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: • Радик Сабировның иҗат юлы турында материаллар; • Дусларының, хезмәттәшләренең һәм якыннарының җылы хатирәләре; • Авторның әһәмиятле публицистик эшләре. Радик Сабировның намуслы, тирән эчтәлекле һәм үткен фикерле текстлары һәрвакыт аның визит карточкасы булды. Китапны сез нәшриятның Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2; Бауман урамы, 19 адреслары буенча урнашкан кибетләреннән юллый аласыз. Тиздән басма безнең www.tatkniga.ru сайтында да күренәчәк.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    383
    ER
    1,8%
    Реакции
    7