Пост канала
- фото
Бүген ашарга алып килмәдем, хәләл кафега кереп борчак ашы ашап чыктым. Әлбәттә, бу сезгә кирәкле информация түгелдер, әмма әйтәсе килгән әйберем бар😅😂 Картинка тапмаганский😂😂😂😂 Миңа сораулар күп килә. «Фаберлик» буенча да, роликлар буенча да...тәһарәт алу турында да кичә җавап биргәч, «госел турында да булмасмы?» дип сорыйлар😅😅😅 Белгәннәремне куям инде, тик дөрес аңлагыз: мин монда укытучы да, зур дин әһеле дә түгел. Сорагач, җавап бирәм. Канал — минем бәләкәй дөньям, мин монда үзем өчен кирәк санаган һәм файдалы булсын дип, кызыксынучылар өчен куеп барам. Кайчак төртмәле әйтеп куючылар да табыла, шуңа кабат язам: беркемне дә өйрәтеп утырмыйм😅 Дөрес аңлагыз. Күңелләрне бергәләп матурайтыйк, Аллаһка тагын да якынаеп яшәргә насыйп булсын безгә 🤲 туктамаска, гел гыйлем алырга тырышырга иде🤲
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 613
- ER
- 4,3%
- Реакции
- 70