Перейти к содержимому

Пост канала

Күңел сандыгы/Р.Вагапова (Мөхсинова)
  1. видео

    5 ел татар тарихчылары төркемендә укыдым мин. Күп нәрсә онытылды да инде, тик менә кызыксынуым дәвам итә. Аеруча соңгы арада сизгәнсездер: Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тарихын куйгалыйм. Аның тормышыннан тагын бер өзек куясым килә сезгә. Умм Айман Пәйгамбәребезне ﷺ туганнан алып вафатына кадәр тәрбияләгән һәм аның янәшәсендә булган иң якын кешеләрнең берсе. Рәсүлебез аны һәрвакыт зурлап: «Анамнан соң икенче анам», — дип атый иде. Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ вафатыннан соң, Әбү Бәкер белән Гомәр аның хәлен белергә килгәч, Умм Айман елый башлый. Ни өчен елавын сорагач, ул: «Мин Аллаһ хозурындагы нәрсәләрнең Пәйгамбәр өчен хәерлерәк икәнен белмәгәнгә түгел, ә Күктән килүче вәхинең (Корьән аятләренең) өзелүенә елыйм», — дип җавап бирә.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 623
    ER
    3,2%
    Реакции
    52