Пост канала
- видео
Баланы шайтаннан саклау өчен нишләргә? Пәйгамбәребез сөннәте буенча, бала тугач ук түбәндәге гамәлләр кылына: Азан һәм икамәт әйтү: Бала тугач, аның уң колагына — азан, сул колагына икамәт укыла. Балага ишетелгән беренче сүзләр Аллаһ исеме булсын һәм бу аваз шайтанны ераклаштырсын өчен эшләнә. Коръән сүрәләре уку: «Аятел-Көрси», «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укып балага өрү. Махсус дога кылу: Оныклары Хәсән белән Хөсәенне шайтаннан саклау өчен Расүлебез бу доганы укыган: «Үгизукүмә бикәлимәти-Лләһит-тәммәти мин кулли шәйтанин үә һәммәһ, үә мин кулли гәйнин ләммәһ» (Мәгънәсе: «Аллаһның камил сүзләре белән сезне һәрбер шайтаннан, зарарлы җан ияләреннән һәм күз тиюдән саклавын сорыйм»).
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 478
- ER
- 2,2%
- Реакции
- 33