Перейти к содержимому

Пост канала

Күңел сандыгы/Р.Вагапова (Мөхсинова)
  1. видео

    Ай, көне матур! Урамда гына йөрерлек тә бит, юк, эш көтә.😅 Әй, оятлы була яздым бит әле бүген! Телефон әллә нишләгәнме, Макстамы хикмәт — ике сәгатьләп рәтли алмадым. 😇Ни булды диярсез? Рус телендә яздырган видео татарчага киткән. ТКХ (ЖКХ) каналына, подряд оешмасына җибәрәсе эш документлары кереп утырган.😅😅 Шул арада бер юрист кереп, «Невада»да уйнап чыгып китте, аны да эш буенча "манчып" алдым ( әллә ни уйламагыз, документ эшләре белән хаклы икәнне дәлилләп).Хаталарны төзәтәм дигәндә, 152 эш чатына җибәрәсе хатларны саклап куярга онытканым анысы искә төште😅😅😅тагын язарга була😂😂😂өстәвенә сәркәтип соңга калды, приемныйга чаптым. Почта көне җитмәсә, хатларым конвертка салынмаган, заявкалар оча, Фаберликтан консультантларның 40 лап смсы укылмаган... Вәт иртә башланды😅😂 Тыныч кына сулыш алам да, Аятел-Көрси укып, тынычланып калам — булыша Аллаһыбыз🤲 Парлар чыгарып, көнне башлап җибәрдек. Бөтен кешенең шундый кайнаган чаклары була инде, сәламәт һәм тынычлык булсын, колхоз эше бетми ул, юкка нерваланмаска, чәй эчеп алмый булмас😂😂😂😂 урыс әйтмешли, "пусть весь мир подождёт" 😅😅😅 Сездә ничек, тәртипме?

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 535
    ER
    3,7%
    Реакции
    57