Перейти к содержимому

Пост канала

Чуашстан татарлары - Татары Чувашии
  1. видео

    Хөрмәтле Гөлсирә Минсәет кызы! Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Комсомол муниципаль округы Тукай гомуми белем бирү мәктәбенең хезмәт ветераны, татар теле укытучысы Шайдуллина Гөлсирә Минсәет кызын 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Матур да, мәгънәле дә бу юбилей: 70 яшь – озын гомер, бай тәҗрибә һәм ихтирамга лаек хезмәт еллары. Сезнең дәресләрегез, туган телгә һәм туган илгә мәхәббәт укучыларыгыз хәтерендә гомер буе сакланыр. Озын гомер юлыгызда балаларга акыл, белем һәм мәхәббәт бүләк иттегез. Сезнең сабырлыгыгыз, осталыгыгыз һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтебез чиксез. Сезгә нык сәламәтлек, чиксез бәхет, якыннарыгызның кадер-хөрмәте һәм күңел тынычлыгы телибез. Һәр көнегез шатлыклы булсын, күңелегез яшьлек уты белән янып торсын! Тагын да күп еллар яшәгез! Сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!

    Открыть в MAX
    Просмотры
    442
    ER
    2,5%
    Реакции
    11