Пост канала
- фото
Бүген - яңа уку елының беренче көне! 📚🎓 Салкынча һавада мәктәп ишегалды балалар шатлыгына төренә. Беренче сентябрь — гомергә хәтердә кала торган тылсымлы көн. Чәчәкләр арасында беренче сыйныф укучыларының зур-зур күзләре ялтырый. Әниләр, әби-бабайлар күз яшьләрен сөртә. Өлкәннар аларны зур тормышка озата. Көмеш кыңгырау тавышы яңгырый — курку онытыла, елмаюлар кайта. Мәктәп ишекләре ачыла, алда — яңа дәресләр, яңа ачышлар. Бу — белемгә, мәктәпкә, укытучыларга мәхәббәт бәйрәме. Киләчәккә ышаныч бирә торган матур көн! Барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне Белем бәйрәме белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез! 💐Котлы булсын, гөрләп торсын, өр- яңа уку елы!!!
Открыть в MAX- Просмотры
- 540
- ER
- 1,7%
- Реакции
- 9