Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. 🧐 Динебездә ялганларга рөхсәт ителгән очраклар бар. Нинди алар? Башкаларга зыян түгел, ә файда китерү нияте белән алдалау рөхсәт ителә. Мәсәлән, ике туганны, ике мөселманны килештерер өчен алдаларга мөмкин. Сиңа нинди дә булса куркыныч янаганда, әйтик, сугыш кырында дошманны алдарга була. Шулай ук хаста кешеләрдә өмет уяту, аларны коткару өчен ялганларга рөхсәт ителә. Бер туганың үлем түшәгендә тормыш өчен көрәшеп ятканда: «Аллаһы Тәгалә сиңа көч бирер, син бу урыннан торып, үз аякларыңда йортыңа кайтырсың», – дип әйтергә мөмкин. Шулай ук кемнең дә булса җанына, малына, диненә золым яки хаксызлык белән зыян килгәндә, аларны коткарыр өчен алдалау гөнаһтан саналмас.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    408
    ER
    1,0%
    Реакции
    4