Пост канала
- фото
Казанның Киров районы 321 нче номерлы балалар бакчасында узган «Җырлы-биюле татар халык уеннары» фестивале милли телебезнең, мәдәниятебезнең һәм гореф-гадәтләребезнең киләчәге өчен җан атып эшләүче тәрбиячеләргә карата соклану һәм горурлану хисе уятты. Тел язмышы турында сөйләшкәндә, еш кына балалар татарча белми, туган телебезнең кулланылышы кими, милли кыйммәтләребез онытыла бара, дибез. Борчылу урынлы, әлбәттә. Әмма телне борчылып йөреп кенә саклап калып булмый. Телне яратырга, аны көн саен кулланырга, балаларның күңелләренә сеңдерергә, иң мөһиме – телнең киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстеңә алырга кирәк 👇🏻 https://vatantat.ru/news/balalar-bakcasy-ham-gaila-tugan-tel-sagynda-avaplylyk-kemda-120304
Открыть в MAX- Просмотры
- 489
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 2