Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    🥺💔 Эльвира Морозова – ике бала анасы. Улы Алексей СВОга өлешчә мобилизация башлануга ук киткән. «Казанда юллар төзү эшендә иде ул. Үзебезнең районга җибәргән булганнар. Менә шул вакытта чакыртып алдылар. Бу хәбәрне авыл җирлеге секретаре Светлана елый-елый җиткерде. Леха инде алдан ук белгән. Повестканы хәрби комиссариатка үзе барып алган. Болай озакка сузылыр дип уйламадылар да. Сынауларга ничек түзәләр диген? Дүрт елдан артып китте инде. Улыбызга хәзер 31 яшь. Гаиләсе Яшел Үзәндә яши, – ди Эльвира ханым. – Йокламаган көннәребез дә күп. Дога кылабыз. Аннан башка күңелгә тынычлык табып булмый. Иртән сәгать 4 тә үк торып теләк тели башлыйм. Ул вакытта әбисе дә исән иде әле. Ике оныгы СВОга китте аның, моны бик авыр кичерде олы кеше... Безнеке гел алгы сызыкта хезмәт итте. Икешәр ай буе хәбәрсез яшәгән чаклар да аз булмады. Быел улыбыз госпитальгә эләкте. Берничә тапкыр яраланган булган. Дәваланырга кушкач та, егетләрне ташламыйм, дип баш тарткан. Бу юлы бик җитди булган шул. Ике тәүлек аңсыз яткан. Могҗиза белән генә исән калганына үзе дә ышанмый әле. Кылган догаларым коткарып калды. Бөтен тәне, үпкәсе кыйпылчыклар белән тулган. Дүрт ел эчендә ни генә күрмәделәр бит... 📣 Ил уллары: бер авыл җирлегеннән 25 егет СВОга киткән 👇🏻 https://vatantat.ru/news/il-ullary-ber-avyl-irlegennan-25-eget-svoga-kitkan-120229

    Открыть в MAX
    Просмотры
    374
    ER
    2,1%
    Реакции
    8