Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    📣🧐 Киләсе ел бюджеты, электрон тәмәке сатуны тыю һәм яңа дәүләт бүләге. Татарстан Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында депутатлар 14 республика законы проектын кабул итте. Эт язмышын да хәл итмәкчеләр. Депутатлар Александр Лапинны Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләп куюны килештерде. Билгеле булганча, бу вазыйфага аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Яңа вице-премьер махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм ветераннарны тернәкләндерү, социаль адаптацияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Александр Лапин депутатларга ышаныч өчен рәхмәт белдерде 👇🏻 https://vatantat.ru/news/aldagysyn-sanap-parlamentta-kon-kadagyndagy-masalalarne-tikserdelar-120177

    Открыть в MAX
    Просмотры
    346
    ER
    0,3%
    Реакции
    1