Пост канала
- фото
🥺😱 Студент чакта машина түгел, автобуста бер аякта басып кайтырга урын булса да куанычыбыз эчебезгә сыймый. Мичкәгә тутырылган балыклар кебек төялсәк тә, бер көйгә тирбәлеп тик кайтабыз. Сыя алуың – бәхет! Ул вакыттагы автобус йөртүчеләр әкәмәт кызык кешеләр иде. Телгә тапкыр, баскан җирдә сине җир тишегенә кереп китәрлек итеп оялта беләләр. Казаннан Әтнә районының Чишмәле Сап авылына кадәр йөри торган автобуста эшләүче Самат абыйны күпләр хәтерлидер. Автобуска кереп, акча җыя башлауга ук студентларның башын әйләндереп ала. «Егет, син 10 ел укыйсың бугай инде, гел студент таныклыгыңны күрсәтәсең. Тиздән пенсионерныкына күчәрсең, билләһи». Акча биргәч, билет сораучылар да авызларын ник ачканнарына үкенерлек була. «Кайсыгызга билет кирәк анда? Билетка утырып кайтасыңмы син, әллә автобускамы?» – дип төртмәле теле белән тамыза Самат абый. Студентлар керүгә: «Әбиләр, сөт, каймакларыгызны барлагыз, ач студентлар керде», – дип кисәтергә дә онытмый... https://vatantat.ru/news/abyi-barabyz-119859
Открыть в MAX- Просмотры
- 367
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 1