Пост канала
- фото
🥺💔 Кукмара районының Балыклы авылында гомер итүче Нияз Шакиров авылдашы Фәймә Тимергалиеваның картлар йортына китәсен белгәч, көтелмәгән адымга бара. Бу хәбәрне ишетә дә, тиз генә өенә кайтып, әнисе белән хатынына Фәймә апаны үзебезгә алыйк, читкә җибәрмик, ди. Алар каршы килми. – Фәймә апа ялгызы гына гомер кичерде. Өендә яшәр өчен шартлар юк иде. Әнә шуңа да, салкыннарда өшер дип, аны картлар йортына алып китәселәр иде. Никтер җибәрәсем килмәде. Олы кешене туган туфрагыннан аерсалар, авылыбызга кайгы-хәсрәт килер төсле тоелды. Ничек инде орчык кадәр генә карчыкка урын тапмаска була?! Ярый әле өйдәгеләр мине хуплады. Бу эшем белән мактанасым да килмәде, безне белсеннәр, дигән уй да булмады. Йөрәгем шулай кушты, – дип сөйли Нияз. 📣 Бу хакта тулырак 👇🏻 https://vatantat.ru/news/kartlyk-satlykmy-119641
Открыть в MAX- Просмотры
- 368
- ER
- 3,8%
- Реакции
- 14