Пост канала
- фото
Сәлимә Камал театрына хореограф буларак килде. Мәдәният институтының соңгы курсында укыганда: «Камал театрында студентлар белән эшләргә кемнең теләге бар?» – дип сораганнар. Беркем дә теләмәгән, ә Сәлимә ризалашкан, үзен сынап карыйсы килгән. Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев укыган курска, бию алып барырга дип, Фәрит Бикчәнтәев чакырган булган. Әкренләп Сәлимә спектакльләргә дә биюләр куя башлады, һәм аны эшкә алдылар. Ул вакытта бездә «Биюче» спектакле чыкты. Ә без беренче тапкыр «Боз астында дулкын» спектаклендә эскәмия өстенә басып биедек. Шул вакытта бер-беребезне ошатканбыздыр да, аннары ул олы мәхәббәткә әйләнгәндер. Чөнки хәзер бер-беребездән башка бер көн дә яши алмыйбыз дияргә була. Сәлимә булмаса, бу дәрәҗәгә үсеп җитәр идем микән? Ул – шулкадәр ышанычлы терәк. Минем 90 процентым – Сәлимәдер. Моны чын күңелдән әйтәм 📣😍 Илдус Габдрахманов белән ЗУР ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘ 👇🏻 https://vatantat.ru/news/ildus-gabdraxmanov-xarakatta-bulu-mina-raxatlek-bira-120046
Открыть в MAX- Просмотры
- 623
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 6