Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    📣☺️ Шагыйрь иҗатын өйрәнү – бер шәхеснең әдәби мирасын барлау гына түгел, ә милләтнең рухи үсешен, фикерләү рәвешен һәм дөньяга карашын аңлау да. 16–17 октябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узучы «XX–XXI гасыр татар әдәбияты, мәдәнияте һәм заманча әдәби стратегияләр» исемле халыкара фәнни-гамәли конференция нәкъ шушы максатларга хезмәт итә. Ул Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның 85 яшьлек юбилеена багышлана. https://vatantat.ru/news/sigyr-iazgan-kalam-belan-kazanda-renat-xarisnyn-iubilee-unaennan-fanni-konferenciia-uza-120101 Ренат Харис – татар әдәбиятында үз шигъри авазы, фикерләү рәвеше, үзенчәлекле сәнгати дөньясы булган әдипләрнең берсе. Аның иҗаты шигърият, публицистика, драматургия, әдәби тәрҗемә һәм музыкаль театр белән тыгыз бәйләнгән. Шагыйрьнең күпкырлы эшчәнлеге милли мәдәниятнең төрле тармакларына тәэсир итте, ә әсәрләре татар сәнгатенең киң мөмкинлекләрен ачты.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    518
    ER
    0,2%
    Реакции
    1