Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    📣🧐 Яшел Үзән районында яшәүче дүрт бала анасы Диләрә Гыйззәтова – белеме буенча тел белгече. Дөрес, өй эшен эшләтер өчен күршегә керми, әмма дәреслекләрне катлаулы, дип саный. – Дәреслек төзүчеләрне бер кичкә үзебезгә чакырып, балаларның ничек укуын күрсәтер идем мин. Елап кайтып китәрләр иде, билләһи. Әйтик, 2 нче сыйныфлар өчен «Туган тел» китабын алыйк. Анда Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкияте бирелгән. Кызым моны һич кенә дә аңламый. Җиңелрәк тел белән язылганын куеп булмыймыни? «Кумаклыкка», «берлә», «фәкыйрь» кебек сүзләр баланың гайрәтен чигерә. Борынгы телгә югарырак сыйныфларда да кайтырга булыр иде, – дигән фикердә Диләрә Гыйззәтова. 📌 Дәреслек авторлары бу хакта нәрсә ди? Кемгә ышанырга? Замана баласына нинди китап кирәк? Сәрия Мифтахова әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләде 👇🏻 https://vatantat.ru/news/doniada-kup-narsa-beldem-tugan-tel-daresleklarennan-niga-zarlanalar-120080

    Открыть в MAX
    Просмотры
    587
    ER
    0,2%
    Реакции
    1