Пост канала
- фото
🧐 Дусларың белән мөнәсәбәтләрең өчен кыямәт көнендә җавап бирергә туры киләчәкме? Алай гына да түгел, дустың өчен дә җавап тотачаксың. Имансыз, тәрбиясез кеше белән дус булгансың икән, кыямәт көнендә зур хәсрәткә дучар булырга мөмкинсең. Коръәндә болай диелә: «Ул көнне Коръән белән гамәл кылмаган залим кеше, чарасызлыктан кулын тешләп: «Их, пәйгамбәргә ияреп, Аллаһ юлыннан киткән булсам, – дип үкенер. – Ни аяныч миңа, ни үкенеч, теге кешене (мөртәтне) дус итмәгән булыр идем. Ул мине зекердән (Коръәннән, иманнан, пәйгамбәрдән) биздерде. Шайтан инсанның (башына бәла килгәч) берүзен упкынга ташлап качучы зат икән». Ягъни гөнаһ кылып йөрүчеләр белән дус булсаң, синең дә күңелең берзаман шул гөнаһка авышачак. Бу дөньяда алар синең белән дус булырлар, тик ахирәттә ярдәм итә алмаслар. 📌 Динебез дуслык төшенчәсенә нинди карашта? Ике арада дустанә мөнәсәбәтләр саклауның җаваплылыгы бармы? Нинди дуслардан ераграк торырга кирәк? Бу сорауларга җавапны «Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров белән бергәләп эзләдек👇🏻 https://vatantat.ru/news/niiaz-xazrat-sabirov-axirat-dusty-ber-bula-120071
Открыть в MAX- Просмотры
- 458
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 4