Пост канала
- фото
Операциягә кергән һәр кешене борчый бу сорау. Азрак бирсәләр, тиз уянырмын да барын да сизеп ятармын, күбрәк бирсәләр, уяна алмамын, дип кайгыралар. Хәзерге аппаратлар белән эшләнгән анестезиологиядә андый очраклар була алмый. Без бөтен параметрларны тикшереп, экран аша карап торабыз. 3–5 минут саен ЭКГ, кан басымы, канда кислород үлчәнә. Хәтта спазмнар башланса, мускулларга релакс ясап тору мөмкинлеге бар. Бөтен параметрлар минем күз алдында. Хәтер начарайды, организмнан наркоз озак чыкты, ди кайберәүләр. Заманча наркозның сәламәт, зыянлы авырулары булмаган кешегә тискәре йогынтысы юк. Бер наркоз кешенең фәлән ел гомерен ала дигән уйдырма да бар. Юк, бер көнен дә алмый, гомерен дә кыскартмый. Нибары 20 минут. РКБ анестезиологы-реаниматологы Гөлназ Нотфуллина белән аралашу өчен шулкадәр генә вакыт бар иде. Анысы да операция барган арада 😱👇🏻 https://vatantat.ru/news/iasau-belan-ulem-arasy-120053
Открыть в MAX- Просмотры
- 438
- ER
- 1,6%
- Реакции
- 7