Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    🚨 Игътибар! Быел җәй явым-төшем күп булу сәбәпле, лайлач әкәм-төкәмнәр котырды 📌 Көздән юк итү чаралары күрелмәсә, киләсе елда алар тагын да ишәергә мөмкин. Ник дигәндә, көзен күкәй салып, туфрак эчендә кышлыйлар. Язын исә яшь корткычлар яңа көч белән зыян сала башлый. Бакчаны үсемлек калдыкларыннан, чүп-чардан тулысынча чистартыгыз. Лайлачлар шулар астына кереп кача чөнки. Туфракка төрле урыннарга, бераз күтәртеп, юеш такталар куеп чыгыгыз. Иртән тозакларны карап, шунда җыелган корткычларны юк итәргә кирәк. Пирчәткә кимичә, лайлачка кагылмагыз. Юкса аннан паразитлар йоктырырга мөмкин. Октябрь аенда бакчаны казыгыз: лайлач әкәм-төкәмнәр һәм күкәйләре өскә чыгачак. Аларны кошлар чүпләячәк, калганнары суыкта катып үләчәк.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    425
    ER
    1,9%
    Реакции
    8