Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    📣😍 Белгәнебезчә, Салих Сәйдәшев музеена яшьләр килде. Аның җитәкчесе итеп 22 яшьлек дирижер Айдар Ниязов билгеләнде. Рәссам Алия Гайнуллина, сәнгать тарихчысы Ләйсән Фәхриева, цифрлы дизайн һәм медиаконтент өчен җаваплы Исламия Гәрәева – барысы да яшьләр. https://vatantat.ru/news/saidasev-muzeenda-nindi-uzgareslar-kotela-119988 – Салих Сәйдәшев музее әдәбият һәм музыка, бию сәнгатен берләштерә. Бу коллектив яңа форматлар белән яшьләрне җәлеп итәр дип уйлыйм. Театраль куелышлар, экскурсияләр, винил кичәләр оештырылачак, – ди Татарстан Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов. – Без дәүләт ансамбле белән дә хезмәттәшлек итәчәкбез. Татар мәдәнияте тарихына багышланган яңа экспозиция турында да уйлыйбыз. Мәдәният үсешенә зур йогынты ясаган шәхесләребезне дөнья белергә тиеш. Музейның тагын бер мөһим максаты – музыкага бәйле кешеләрне җыеп, көчле команда булдыру.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    342
    ER
    0,9%
    Реакции
    3