Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    😍😱 Күз алдыгызга китерегез: иртәнге 9 да гына уянасың, өй янындагы каһвәханәгә чыгып кокос сөте кушылган латте аласың, ноутбугыңны каршыңа куясың да бүгенгә куелган бурычларыңны үтисең… Бумерлар мондый кешене ялкау, эшсез дип уйларга мөмкин. Ә зумерлар өчен бу – идеаль эш көне. Өйдән эшләү, спортзал һәм каһвә... Яшьләр өчен идеаль эш көне нинди? Иртән торасың, ашыкмыйча гына юынасың, битеңә маска куясың. Көнең уңышлы үтсен дип, медитация ясыйсың. Тәнне уятыр өчен җиңелчә генә физик күнегүләр ясап аласың. Аннан соң иркенләп тәмле эстетик иртәнге аш әзерлисең, аны фотога төшереп социаль челтәргә куясың. Ашап, бизәнеп, кәефеңә туры килгән «лук» сайлагач, эшкә юл аласың. Колакчыннарыңда яраткан җырың яки подкаст уйный. Яшьләрнең иртәләре шулай башлана. Эш алдыннан каһвә алу – мөһим бер ритуал. Сатучылар да инде синең нәрсә алачагыңны яттан белә… 👇🏻 https://vatantat.ru/news/oidan-eslau-sportzal-ham-kahva-iaslar-ocen-ideal-es-kone-nindi-120018

    Открыть в MAX
    Просмотры
    336
    ER
    1,2%
    Реакции
    4