Пост канала
- фото
🚨😱 16 яшьлек улына мотоцикл алган анага 55 мең сум штраф түләргә туры киләчәк Нурлатта яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз 16 яшьлек улына мотоцикл сатып алган өчен штрафка тартылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә. Җинаять эше материалларында 2024 елда хатын-кызның мотосалонда KAYO маркалы мотоцикл сатып алганлыгы хәбәр ителә. Аннары ул, улының әлеге транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмавын белә торып, мотоциклны аңа биргән. Үсмер руль артына утырганнан соң юл-транспорт һәлакәтенә очраган һәм аның сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян килгән.
Открыть в MAX- Просмотры
- 373
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 1