Пост канала
- фото
- Әти белән әни язылышмыйча, никах кына укытып яшәгән. Әтине армиягә алганнар. Әни авырлы булса да, амбарда эшләп йөргән. Бервакыт икенче катка менгән дә, аяк астындагы тактасы сынып китеп, егылып төшкән. Шунда аның тулгагы башланган, – дип искә ала Сәрия апа. – Табиблар баланы таптырырга булган. Әмма алдан ук минем җитлекмәгәнне, озак яши алмаячагымны әйткәннәр. Әни шунда гаризага кул куеп, миннән баш тарткан. Бәхеткә, әбием килеп алган. Мин аны әни дип үстем. Ә тапкан әниемә алма апа дидем. Әби үзенең 6 баласы янында мине җиденчесе итеп үстерде. 1 килограмм да 200 граммлык мине бүреккә салып, мич башына куеп үстергәннәр. Сәрия апаны әбисе белән аның олы кызы тәрбияли башлый. Ә тапкан әнисе озак тормый, кияүгә чыга. – Апа авыл советына барып, башта миңа Сарим исеме куштырып кайта. Малай дип уйлаганнар. Аннары исемемне үзгәртәләр инде, – ди Сәрия апа. – Үз әниемнең ире коры булды. Аның белән аралаша алмадык. Бары тик ул күрмәгәндә генә әни урамда очратып кочаклар иде. Бервакыт ул мине үзләренә алып китеп караган иде. Тик теге ирнең миңа «көчек баласы» дип дәшүе булды – … Дәвамы 👇🏻 https://vatantat.ru/news/sariia-xaibullina-burekta-uskan-bala-min-119928
Открыть в MAX- Просмотры
- 404
- ER
- 1,2%
- Реакции
- 5