Пост канала
- фото
🔥 2027 елда Татарстанда реаль хезмәт хакының күпмегә артасын әйттеләр Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. "Дәүләт Думасына 2027 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 28 935 сум итеп билгеләү турында закон проекты җибәрелде», – дип сөйләде ул. Пелевин сүзләренчә, хәзер социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе 2027 елның 1 гыйнварыннан икътисадның реаль секторында минималь хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен тикшерә.
Открыть в MAX- Просмотры
- 349
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 1