Пост канала
- фото
Гаиләдә кем баш? 📝 Әлфия Галиәхмәтова, блогер (Ринат Галиәхмәтовның («Татар Малай») әнисе): Гаиләдә ир – баш, хатын – муен. Безнең гаиләдә бөтен эш тә киңәшләшеп эшләнә. Балалар киңәш сорап килсәләр, мин: «Әтиегездән сорагыз», – дим, әтисе: «Әниегездән сорагыз», – дип җибәрә. Безгә бер-беребезнең фикере мөһим. Уртак карар икебезгә дә ошарга тиеш. Бездә хатын-кыз авыр эшкә алынмый. Ир-атларыбыз эшләгәндә яннарында көч биреп басып торсак, алар шуңа риза. Өйдә һәр кеше үз эшен белеп эшли. 📝 Илүзә Галиәхмәтова, блогер (Ринат Галиәхмәтовның хатыны): Хәзерге вакытта тигез хокуклылык модада бит. Ул, миңа калса, ситуациягә бәйледер. Кайбер очракларда карарны хатын-кыз кабул итә, кайберләрендә – ир кеше. Әмма танышларым арасында хатынын санламаган ирләр һәм, киресенчә, ирен санламаган хатыннар бар. Мин кеше алдында ирне баш итеп күрсәтергә кирәк, дип уйлыйм. Хатын-кыз барыбер хәйләкәррәк бит инде ул, ирең нәрсәгәдер каршы килгән очракта да уртак тел табарга була. Ә өйдәге вазыйфаларны, финанс ягыннан бурычларны хатын-кызныкы, ир-атныкына бүлү дигән әйбер юк бездә: кем өлгерә, кемнең мөмкинлеге бар – шул эшли.
Открыть в MAX- Просмотры
- 399
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 3