Пост канала
- фото
#киңәш Җитен орлыгының файдасы турында күпләребезнең ишеткәне бар. Үзем дә соңгы елларда аны даими кулланам һәм нәтиҗәсен күрәм. Ул – табигый сорбент. Эчәклекне токсиннардан чистарта, ялкынсынуларны бетерә, матдәләр алмашын көйли, иммунитетны ныгыта. Түбәндәге төнәтмәне ясап эчеп карагыз әле, бер атнадан үзегездә уңай үзгәрешләр күрми калмассыз. Бер аш кашыгы җитен орлыгына бер стакан кайнап чыккан су салып, 15–20 минут төнәтәбез. Аны 10 көн дәвамында иртән ач карынга эчәбез. Бер көн калдырмый эчкәндә шифасы бик сизелә. 📝 Рәйхана Галимова, Актаныш
Открыть в MAX- Просмотры
- 360
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 2