Пост канала
- видео
📣 «Без бу юлны бер гасыр көттек». Мөслим районының Исәнсеф-Чишмә авылында юл ачканда әйтелгән сүзләр бу. https://vatantat.ru/news/iul-savaby-vt-iardame-belan-isansef-cisma-avyly-iuly-tozeklanderelde-119796 Узган ел ахырында без бу авылга барып, юлларының нинди хәлдә булуын барып күргән идек. Дөресрәге, күреп тә, шаккатып та кайттык... «Авылыгызга яхшы юл салынса, ачылышын да язарга килербез әле», – дип киткән идек. Вәгъдәбезгә тугры калып, авыл халкының сөенечен уртаклашып кайттык. Исегезгә төшереп узыйк, Исәнсеф-Чишмәгә 1925 нче елларда нигез салынган. Хәзер авылда унбер хуҗалыкта 36 кеше гомер итә. Юлы бервакытта да булмаган. Яңгыр яуса, Исәнсеф-Чишмәгә йә кереп, йә чыгып булмый. Кызыл балчыклы туфрак хәлләрне тагын да катлауландыра.
Открыть в MAX- Просмотры
- 334
- ER
- 2,7%
- Реакции
- 9