Пост канала
- фото
📣🧐 Татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән, татар хатын-кызлары шигъриятенә беренчеләрдән булып профессиональ юнәлеш биргән шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел. Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туган каләм иясен язмыш Татарстанның Әлмәт шәһәренә алып килә. https://vatantat.ru/news/axmatova-tugel-min-butan-119773 Шунда яши, эшли һәм иҗаты да шунда башлана. Саҗидә Сөләйманованың 16 җыентыгы дөнья күрә. Алар арасында укучылары аеруча яратып кабул иткән «Гөлбадран» повесте да бар. Язучының 100 еллыгы уңаеннан «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Рухият» нәшрияты «Гөлбадран» повестен татар һәм рус телләрендә яңадан бастырып чыгарды.
Открыть в MAX- Просмотры
- 349
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 2