Пост канала
- фото
📣🧐 Мәскәүдә, Казанда һәм хәтта зур булмаган шәһәрләрдә дә озын толымны сатып ала торган махсус салоннар эшли. Анда чәчләрне «алтын» бәясеннән кабул итәләр. Озынлыгына карап, 10 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түлиләр. Авырлык та мөһим, билгеле. Мәсәлән, 2025 елда Казанда озынлыгы 1 метрга җиткән куе толымны 250 мең сумга сатып алганнар. Ә иң кыйммәтлесе – яшь балаларның чәчләре. Мондый чәч юкарак, йомшаграк һәм шомарак була. Алар буяу, химик бөдрәләтү, кератин белән турайту яки ботокс кулланмый. Шуңа күрә ул табигый күренә һәм кыяфәтен озаграк саклый. Гадәттә 40 сантиметрдан озынрак чәчләрне кабул итәбез. Бәягә күп нәрсә йогынты ясый: озынлыгы, авырлыгы, куелыгы, сыйфаты, хәтта төсе дә. Коңгырт, кара, билгә кадәр озынлыктагы чәчләрне якынча 20 мең сумга сатарга мөмкин, – дип сөйләделәр безгә Казанда чәч сатып алу белән шөгыльләнә торган бер шәхси оешмада. – Ә 80 сантиметрдан озынрак сары, ягъни «блонд» төсендәге чәч өчен 200 мең сум түләү алырга мөмкин. Әлбәттә, чәчнең сыйфаты яхшы булган очракта. https://vatantat.ru/news/1-metry-250-men-sum-ozyn-tolym-bailyk-bilgeseme-119745
Открыть в MAX- Просмотры
- 360
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 1