Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    📣💔🥺 Айзатка ярдәм кирәк: «Күзләрен ачса иде!» Җәйнең соңгы көннәрендә Балтач районының Смәел авылында гомер итүче Венера һәм Рафил Галиевлар гаиләсенә зур кайгы килә. 16 августта, амбарда эшләгән җирендә, 14 яшьлек уллары Айзатның өстенә ашлык төягеч төшә. Мәктәпкә барам дип йөгереп йөргән бала яңа уку елын хастаханәдә каршылый. https://vatantat.ru/news/aizatka-iardam-kirak-kuzlaren-acsa-ide-119758 Ул көнне барыбыз да иртән эшкә киттек. Ирем машина йөртүче булып эшли. Ул да юлга кузгалды. Мин кибетче. Начар хәл булыр дип күңелгә дә кермәде, сизенмәдем дә, – дип сөйли Венера. – Айзат белән бергә эшләүче авылдашлар иң элек иремә шалтыратып, аның авыр хәлдә икәнен әйткән. Ә Рафил миңа шалтыратты. Ул да кире борылып кайтты, мин дә амбарга йөгердем. Шул мизгелдә бар дөньямның асты-өскә килде. Ике атнадан артык Айзат реанимация бүлегендә ятты. Янына көн саен килеп йөрдек. Казан белән авыл арасы кул сузымы кебек кенә тоела хәзер. Башыңа төшсә, барысына ияләнәсең, түзәсең икән.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    567
    ER
    0,7%
    Реакции
    4