Пост канала
- фото
📣😍 «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең XIV ачык республика телевизион фестиваленең зона этаплары башлана. Анда хезмәт кенәгәсендә 9 айдан артык стажы теркәлгән 35 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр катнаша ала. «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләр фестивале – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән булдырылган масштаблы чара. Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Владислав Усанов сүзләренә караганда, Россиядә бүтән мондый фестивальләр юк. https://vatantat.ru/news/beznen-zaman-rossiiada-mondyi-festivallar-butan-iuk-119707 «Наше время – Безнең заман» фестиваленең үзенчәлеге шунда: ул «Созвездие – Йолдызлык»ны дәвам итә һәм яшьләргә үзләрен күрсәтергә, шәхес буларак үсәргә ярдәм итә. Бу фестивальне республикабызның бренды дисәк тә, ялгыш булмас. Ул төрле оешмаларда эшләүче яшьләрне табарга, әзерләргә, сәләтләрен үстерергә булыша. Әлеге фестивальдә моңа кадәр барлыгы 12 меңнән артык кеше катнашты, хәтта яңа танышулар нәтиҗәсендә яңа гаиләләр туды», – дип белдерде Владислав Усанов.
Открыть в MAX- Просмотры
- 308
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 1