Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. Үткән атнаның иң яңгырашлы вакыйгасы, әлбәттә, Дубайдан Тель-Авивка очкан Flydubai FZ1073 рейсы самолетындагы хәлләр булды. Boeing самолеты кабинасында икенче очучының командирга һөҗүменнән соң килеп чыккан вазгыять җаваплардан бигрәк сораулар уята. Әйтик, очучылар самолетка нәкъ гадәти пассажирлар кебек үк металл эзләгеч аша үтеп керә, пычак алып керү ихтималы нульгә якын. Гаепләнүче Хамам әл-Хаммаминың «LinkedIn»дагы аккаунтында ул кулга алынганнан соң материаллар пәйда булу да сораулар уята. Пассажирлар арасында идарәне үз кулына алырга әзер булган экипаж утыру да – кызык факт. Социаль челтәрләр шуңа күрә вакыйганы «цирк», «начар оештырылган спектакль» дип бәяләде. Нетаньяхуның вакыйганы сайлау кампаниясе өчен пиар буларак файдалануы да күзгә чекерәеп кереп тора. ✍️ Рәшит Фәтхрахманов яза

    Открыть в MAX
    Просмотры
    347
    ER
    0,3%
    Реакции
    1