Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    📣☺️ Карина Галиуллина, Әгерҗе районындагы Көчек мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы (өч ел сатучы булып эшләгән): Мин үзем Ижау шәһәреннән. Берара икътисадчы, юрист булу модага әйләнгән иде бит. Без дә шул шаукымга эләктек. Өйдә теләкне сорап тормаганнар, ә мәктәптә һөнәр сайлауга игътибар җитеп бетмәгән, күрәсең. Әти-әни кушканча яки дуслар артыннан ияреп, вузга керү галәмәте инде бу. Икътисадчы булып озак эшләмәдем. Диплом үзебезнең шәхси эшебездә кирәк булды. Кибетләр тоттык. Шуңа күрә өч ел буе исәп-хисапны үземә ясарга туры килде. Мәктәп директоры укытучы булырга тәкъдим иткәч, каршы килмәдем. Санкт-Петербург, Ростов вузларында онлайн курсларда укыдым. Хәзерге вакытта башлангыч сыйныфта инглиз теле укытам, шул ук вакытта педагог-оештыручы вазыйфасын да башкарам. Беренче һөнәремнең дөрес сайланмавын укытучы булгач кына аңладым. Менә монысы күңелгә якын, ичмаса. Укучылар янында кайнаша башлавыма дүрт ел үтеп тә киткән. Мәктәптә 92 укучы белем ала. Ике балам булгач, балалар психологиясен яхшы аңлыйм. Җиңел эш түгел, билгеле. Әмма кыенлыкларны җиңгән саен рәхәтрәк бит ул. Яңа сулыш ачыла. Блогер да әле мин. Социаль челтәрдә авыл укытучысы, мәктәп тормышын яктыртып барам.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    348
    ER
    1,1%
    Реакции
    4