Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    📣☺️ Рания Нәбиуллина, Апас аграр көллиятенең инглиз теле укытучысы (ун ел авыл советы секретаре булып эшләгән): Музыка училищесын тәмамлагач, башта башкаланың «Ленин мәдәният үзәге»ндә методист булып эшләдем. Аннан акча кирәк дип, заводка киттем. Сак хезмәтендә тордым. Ун ел шәһәрдә яшәп, Әлмәндәр егетенә кияүгә чыктым. Авыл советы секретаре булып эшкә урнаштым. Тора-бара язмышымны укытучылык белән бәйләргә туры килде. Читтән торып инглиз теле юнәлешенә укырга кердем. «Ничек курыкмыйча кердең?» – дип аптыраучылар да булды. Чит телне өйрәнү җиңел түгел. Ул вакытта хәзерге кебек видеодәресләр дә юк иде. Диварга инглизчә сүзләрне ябыштырып өйрәндем. Диплом алгач, Әҗем мәктәбенә директор итеп куйдылар. Аннан күршедәге Зур Күккүз авылында инглиз теле укыттым. Апас аграр көллиятендә дә атнага бер тапкыр чит тел укытуымны сорадылар. Шунда урнашып калдым. Педагог-оештыручы, тегү цехы җитәкчесе дә әле мин. Эшкә көн саен 30 чакрым ара үтеп барам. Укытучылык стажым – 19 ел. Яшем бара, тиздән 65 тула. Әмма китәргә җыенмыйм әле, көч тә, илһам да җитәрлек. Замана баласы башкача. Алар телендә сөйләшә белергә кирәк. Бу яктан бернинди кыенлык та юк. Ә музыка белгечлегенең эшемдә гел кирәге чыгып тора. Концертлар оештырганда да, сценарий язганда да... Музыка уен коралларында уйныйм. «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә катнашам. Яшьнәп яшәргә тырышам.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    348
    ER
    2,0%
    Реакции
    7