Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. #сорауҗавап Бакчачылык ширкәтендәге җир кишәрлегендә йорт янына мунча төзергә җыенам. Төзелеш өчен рөхсәт алырга һәм аны Росреестрда теркәтергә кирәкме? Алмаз Мифтахов 📝 Юрист Булат Закиров: Мунча төзү өчен бернинди өстәмә рөхсәт документлары алу таләп ителми. Чөнки шәһәр төзелеше кодексы нигезендә алар өстәмә файдалану корылмаларына карый. Шуны онытырга ярамый: мунча күрше участок чигеннән бер метрдан да ким булмаган һәм торак йорттан сигез метрдан да ким булмаган ераклыкта урнашкан булырга тиеш. Фундамент белән төзелгән мунчалар капиталь төзелеш объектларына керә, шуңа аларны Росреестрда теркәтергә кирәк. Фундаментсыз мунчаларны теркәү таләп ителми.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    369
    ER
    0,5%
    Реакции
    2