Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. ‼️ 1 октябрьдән Татарстанның 41 районында гадәттән тыш хәл (ГТХ) режимы кертелде – тиешле боерыкка ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Әлеге чара азык-төлек иминлегенә янаган куркынычны булдырмау максатыннан кабул ителде. Бу куркыныч табигый күренешләр комплексы – үсемлекләрнең чери башлавы, суыклар һәм туфракның артык дымлы булуы аркасында килеп чыкты. ‼️ Республика муниципаль районнары башлыкларына гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшче төркемнәр һәм комиссияләр составын билгеләргә, шулай ук биш көн эчендә тискәре нәтиҗәләрне бетерү буенча чаралар планын әзерләргә тәкъдим ителде.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    338
    ER
    0,3%
    Реакции
    1