Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    📣😍 Быел Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы беренче тапкыр Төрекмәнстанда – Төрекмәнбашы шәһәрендәге «Аваза» милли туристик зонасында 7–8 октябрьдә узачак. Ул БДБ илләренең саммит көннәренә туры килә. Билгеле булганча, бәйге Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессы һәм халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе тарафыннан оештырыла. https://vatantat.ru/news/tatar-kyzy-2026-sezne-millat-analary-itep-kurabez-119542 – Әлеге милли традицияләр, матурлык, сәләтлелек бәйгесе чын мәгънәсендә халыкчан бәйрәмгә әверелде. Быел 30 кызыбызның 12се финал этабына үтте. Барысы да – инде җиңү яулаган милләт баласы. Алдагы көндә без аларны милләт аналары итеп күрәбез. Бүген чын татар кызлары – халкыбызның ХIХ–ХХ гасырларда яшәгән мәгърифәтче хатын-кызларның тулы канлы дәвамчылары. Алар – тел, милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз белән татар гаиләсенең нигезен булдыручылар. Милләт язмышының үзәгендә нәкъ менә милләт анасы тора.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    318
    ER
    0,3%
    Реакции
    1