Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    📣🧐 Кариев театры танылган кыргыз һәм рус язучысы Чыңгыз Айтматов повесте буенча куелган «Ак пароход» спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Режиссеры – Айдар Җаббаров, инсценировка авторы – Резеда Гобәева. Әсәрнең нигезендә бала күңеленең самимилеге, өмет-хыяллары һәм аларның өлкәннәр тарафыннан җимереп ташлануы ята. Шуңа күрә авторлар спектакльне «җимерелгән әкият» дип тә атый. Айтматов «Ак пароход» повестен 1970 елда язган. Ләкин язучы күтәргән проблемалар бүген дә телдән төшми һәм көн кадагында тора. «Ак пароход» – яшьләр һәм әти-әниләр өчен психология дәресе кебек. Тик аны бар асылына төшенеп, ахырына кадәр карап бетерү өчен сабырлык та кирәк булыр 👇🏻 https://vatantat.ru/news/imerelgan-akiiat-kariev-teatry-ak-paroxod-spektaklenen-premerasyn-takiedim-itte-119513

    Открыть в MAX
    Просмотры
    365
    ER
    1,1%
    Реакции
    4