Пост канала
- фото
👍 Фәрид Абдулганиев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды. Тиешле карарны депутатлар республика парламентының 24 нче утырышында кабул итте. Аның кандидатурасын 81 депутат хуплады, бер кеше каршы тавыш бирде. Исегезгә төшерәбез, Фәрид Абдулганиев Татарстан Дәүләт Советына өстәмә тавыш бирүдә республика парламентына депутат итеп сайланды. Моңа кадәр ул Татарстан Рәисе ярдәмчесе – Татарстан Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил вазифасын башкарды. Парламент Рәисе итеп аны «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте.
Открыть в MAX- Просмотры
- 367
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 1