Пост канала
- фото
‼️ Даими арыганлык, еш салкын тию, тырнакларның сынуы, чәч коелу кебек билгеләр йод җитмәүдән булырга мөмкин. Калкансыман биздә йод ярдәмендә эшләнә торган гормоннар кеше организмының барлык органнарына һәм системаларына йогынты ясый. Үсеп килә торган организмга йод бигрәк тә кирәк. Аның җитмәве өч яшькә кадәрге сабыйларның психик үсешендә тоткарлыклар китереп чыгарса, өлкәнрәк балаларда артык авырлык һәм еш авырулар буларак чагылыш табарга мөмкин. 1. Организмда йодка кытлык булмасын өчен атнага 2–3 тапкыр диңгез балыгы ашау зарур. Минтай балыгыннан әзерләнгән 80 граммлы 1 порция ризык организмны тәүлеклек йод нормасына баета. Диңгез кәбестәсе дә йод дефициты вакытында алыштыргысыз ризык булып тора. 📌 ТУЛЫРАК👇🏻 https://vatantat.ru/news/iod-itame-118990
Открыть в MAX- Просмотры
- 366
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 3