Пост канала
- фото
📣🧐 Хәзерге балалар – цифрлы технологияләрне балачактан күреп үсә торган сабыйларның беренче буыны. Шуңа да цифрлы гигиена мәсьәләсендә аларга карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. Табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллин бу җәһәттән менә нинди кагыйдәләрне үтәргә куша: Балаларның экран белән эш итү вакытын чикләргә кирәк. Өч яше тулганчы, бала экран күреп үсәргә тиеш түгел. Ул аның психикасы өчен зыянлы. Өч яшенә кадәр кулына телефон, планшет тотмаган балаларның аң-фикерләре, көн-төн телевизор карап үскәннәрнеке белән чагыштырганда, башкачарак була. Өч яшьтән соң экран бала өчен ул кадәр үк зыянлы булмый. Яшүсмер балаларның мәктәптә укуы да күп очракта экранга бәйле. Шуңа күрә аларны ул дәрәҗәдә чикләргә кирәкми.
Открыть в MAX- Просмотры
- 351
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 2