Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. 🧐 Оча торган тәлинкәгә охшаш берәр җисемне күрүгә, мөселман иң башта нәрсә эшләргә тиеш? Аллаһка шөкер, пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтендә тормышның бөтен мәсьәләләренә бәйле догалар бар. Иң башта мөселман кеше Аллаһы Тәгаләгә сыенырга тиеш. «Берәү дә сиңа зыян да, файда да китерә алмас, әгәр дә Аллаһы Тәгалә моңа юлны ачмаса», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.). «Бәкарә» сүрәсендә дә бу хакта бәян ителә. Аллаһы Тәгалә моны теләмәсә, хәтта бөтен дөнья кешеләре бергә җыелып, сиңа ярдәм итәргә теләсә дә, ярдәм итә алмас. Мөселман бары тик Аннан яклау һәм сыену эзләргә тиеш. «Дога – мөселманның коралы», – диде пәйгамбәребез (с.г.в.). Авырудан, кешеләрдән һәм җеннәрдән булган зыян һәм зарардан саклану өчен «Аятелкөрси», «Ихлас», «Фәлак» сүрәләрен укырга мөмкин. Шулай ук: «Бисмилләәһилләзии ләә йәдурру мәгәсмиһии шәй-үн филь-әрдый үә ләә фиссәмәәәә-и үә Һүвә-Ссәмиигуль-Гәлиим», – дип кабатларга мөмкин. Мәгънәсе: «Җир һәм күкләрдә булган бернәрсә дә Бөек Зат булган Аллаһның исеме белән булгач, зарар китерә алмый, чөнки Ул – Ишетүче, Белүче».

    Открыть в MAX
    Просмотры
    310
    ER
    0,6%
    Реакции
    2