Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    Сарымсакны һәр ел саен, суыклар алдыннан, октябрь урталарына кадәр утыртып калдырырга тырышам. Тамырланырга, әмма шытып чыкмаска тиеш. Көзнең икенче ае гадәттә яңгырлы булганлыктан, түтәлне хәзер үк әзерләп куярга кирәк. Әлеге яшелчә кояшлы тигез урын таләп итә. Кәбестә, кабак, ташкабактан соң яхшы үсә. Казыганда, 1 кв. м мәйданга 4–6 кило черемә, 1 стакан көл кертәм. Түтәлне киңлеге 70–90 см, биеклеге 20–30 см үлчәмендә ясыйм. Сүз уңаеннан, әче туфракның известь таләп итүен әйтеп үтәргә кирәк.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    306
    ER
    0,7%
    Реакции
    2