Пост канала
- фото
🥺💔 Казанның Тынычлык бистәсендә гомер итүче Илгизә Ахунова язмыш җилләренә каршы барырга өйрәнгән инде. Авырлык артыннан һәрвакыт җиңеллек киләсенә ышанып яши ул. https://vatantat.ru/news/mineke-bit-ale-tuzarlek-dim-119326 Актаныш районының Пучы авылында үстем. Әниебез 40 яшендә алты баласын ятим итеп китеп барды. Ул вакытта иң олыбызга – 14, кечебезгә 2 яшь иде. Озак тормады, әткәй кабат өйләнде. Үги әни безне чит күрмәде. Гаиләдә әткәйнең сүзе нык булды. Беркемнән дә җил-давыл тидертмәде, – дип искә ала 71 яшьлек Илгизә апа. – Шул алты туганнан дүртәү генә калдык инде. Энем 44 яшендә, ике яшендә ятим калган Венера сеңлем 53 тә китеп барды. Туганнарымны югалту бик авыр булды. Әмма газиз балаңның үлеме аннан да яман. Ул йөрәкне яралап, күңелне телгәләп, сине гомер буе сагыш утында яшәтә торган хәсрәт икән.
Открыть в MAX- Просмотры
- 397
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 4