Пост канала
- фото
📣🥺 «Кайда эшлисең?» Уку йортын тәмамлаганнан соң иң еш ишетә торган сорауларның берседер бу. Моңа кадәр тормыш билгеле бер план буенча барды кебек: балалар бакчасы, мәктәп, университет... Алга таба нишләргә? Эш урынын кайдан эзләргә? Кичә генә сессия, имтиханнар һәм диплом эше дип ут йотып йөргән студент бүген вакансияләр, резюме, әңгәмәләр дөньясына эләгә 👇🏻 https://vatantat.ru/news/tauge-adym-berence-es-urynynda-nilar-kota-119236 Аяз Галәмшин дә әлеге проблема белән очрашкан. Белеме буенча ул – маркетолог. Университетта уку дәверендә каһвәханәдә бариста булып эшләгән, танышларына социаль челтәрләр алып барырга да ярдәм иткән. Диплом алгач, резюме тутырып популяр эш эзләү сайтларына элгән. 13 вакансиягә гариза калдырдым. Шуның дүртесе генә әңгәмәгә чакырды. Бөтенесендә дә бер үк сораулар ишеттем: «Нинди проектларыгыз бар?», «Проектларыгызның уңыш дәрәҗәсе күпме иде?» һ.б., – дип сөйли Аяз.
Открыть в MAX- Просмотры
- 337
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 3