Пост канала
- фото
Авырулар сезоны башланганда баланнан да яхшы дару юк! Чөнки ул С витамины күләме буенча хәтта цитруслыларны да уздырып җибәрә. Ул шулай ук каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний, тимер кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майларына да бай. *Ангина белән авырганда, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә, ютәл бетми азаплаганда балан чәенең шифасы тими калмас. *Балан чәе кан басымы югары булганда баш авыртуны баса, кан басымын төшерә. *Ашказаны җәрәхәте вакытында, йөрәк чәнчегәндә, чуан, экзема, тире үлекләгәндә дә файдасы зур. *Ис тигәндә дә балан ярдәм итә: аны чәйнәү яки колакларга берәр балан җимеше кую хәлне җиңеләйтә.
Открыть в MAX- Просмотры
- 362
- ER
- 1,4%
- Реакции
- 5