Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    📣🧐 Казан яки башка зуррак шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да кечкенәләрнең бәйрәмнәренә зурдан кубып әзерләнәләр. Буада яшәүче аниматор Эльвира Гарифуллина бу эш белән инде 20 ел шөгыльләнә. – Бүген балалар үзләренә нәрсә кирәклеген яхшы белә. 3 яшькә кадәрге балалар «Хагги-вагги», «Лабубу» кебек монстрлар, «Өч песи», «Пеппа дуңгызы» кебек мультфильмнарны үз итә, шуңа күрә туган көннәрендә шул геройларны күрергә тели. 7 яшьтән өлкәнрәк балалар телефоннан актив куллана, төрле трендларны карый һәм мемнарга иярә. «Мем»нарны үсмерләр аралаша торган үзенчәлекле тел дип тә атарга булыр иде. Мәсәлән, бүген «67», «Я тебя могну» дигән җырлар популяр. Хәтта балалар бакчасына йөрүчеләр дә әлеге җырларны яттан белә. Алар бәйрәмдә костюмнан килгән курчакларны түгел, ә менә шул «мем»нарны ишетергә килә https://vatantat.ru/news/ista-kalsyn-bugen-balalarnyn-tugan-kone-nicek-uta-118981

    Открыть в MAX
    Просмотры
    354
    ER
    0,6%
    Реакции
    2