Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    🧐 Бездә элек-электән хатын-кызга гаилә учагын саклаучы роле беркетелгән. Ләкин замана гүзәл затлары ир-ат белән беррәттән карьера төзи. Гаилә, балалар турында да онытып булмый. Ике арада чабып, ничек янмаска? – Безнең тәрбиядә хатын-кызга еш кына берьюлы берничә таләп куела: өй чиста булсын, балаларга, иргә игътибар җитсен, үзе пөхтә, матур күренсен һәм эшендә дә сынатмасын. Проблема нәрсәдә? Җәмгыять һәм хатын-кызлар боларның барысын да үз бурычы дип кабул итә. «Суперхатын синдромы» барлыкка килә. Аннан котылу өчен беренче чиратта «мин булдырырга тиеш» белән «бу – минем җаваплылык»ны аерырга кирәк. https://vatantat.ru/news/psixolog-zaituna-axmatanova-superxatyn-bulu-iresep-bulmyi-torgan-ideal-119123

    Открыть в MAX
    Просмотры
    354
    ER
    0,6%
    Реакции
    2