Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    💔🥺 Арча педагогика көллиятенең легендар директоры, меңнәрчә укучысының күңелләрендә якты нур кабызган Илдус Габдрахман улы Сәгъдиев арабыздан китеп барды. 90 яшьлек юбилеен каршыларга нибары 100 көн калган иде... Соңгы тапкыр укытучым белән 1 сентябрьдә элемтәгә чыктым. Хәләл җефете Флүрә апа (ул да минем укытучым) белән икесен Белем көне белән котладым. Илдус абыйның хәле әллә ни шәптән түгеллеге сөйләшүеннән аңлашыла иде, әмма ул һәрвакыттагыча көр күңелле булып калырга тырышты, сер бирмәде 👇🏻 https://vatantat.ru/news/kunel-iaktysy-arca-pedagogika-kolliiatenen-legendar-direktory-ildus-sagiediev-istalegena-118982 Биектау районындагы безнең Урал авылы 14 йортлы гына иде. Әтиебез сугышның беренче көннәреннән үк хәбәрсез югалды. Без – 6 баланы әниебез Бибимәрзия җыеп-җыйнап үстерде. Укуга бик һәвәс булдык. Мәйданы 40 кв. м булган агач йорт иртәнге якта колхоз идарәсе, сәгать 8 дән соң – мәктәп, кич белән клуб булып хезмәт итте. Без, 20 ләп бала, барыбыз бер бүлмәдә укыдык. Ленин ордены белән бүләкләнгән Габдулла исемле укытучыбыз беребезне дә тик утыртмады. Кара тактада 2–3 укучы берьюлы нидер яза. Кечкенә генә китапханә дә бар. Чиратлашып укыдык.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    348
    ER
    3,4%
    Реакции
    12