Пост канала
- фото
#киңәш 📌 Тукыманың уңамы-юкмы икәнен аңлау өчен. Юеш ак чүпрәк белән ышкып карагыз. Чүпрәк пычранса, уңа дигән сүз. Буявы башка кергә йокмасын өчен төсләрне «йотучы» салфеткалардан (салфетка-ловушка для цвета) файдаланырга мөмкин. Аларны төенчекләп бәйләп (машинаның су ага торган тишегенә төшеп китмәс өчен) барабанга салалар. 📌 Тукыма кисәген файдаланып бөгәрләнәме-юкмы, үтүкләгәннән соң ялтырап каламы-юкмы икәнен белергә мөмкин. 📌 Шулай ук аны пычратып, таптан котылуга ярдәм итә торган сабын яки махсус сыекча белән бетергәндә, тукыманың төсе үзгәрәме-юкмы икәнен сынап карарга була.
Открыть в MAX- Просмотры
- 346
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 3